#тәмлемарафон !!! #тәмлемарафон !!! Хәерле көн!!Икенче көн!Бисмилламны әйтеп,иртук ,үзебезчә АЗНАКАЙларча бавырсак ,яки төш ,яки чәк-чәк! Кичтән 5 йомырканы туңдыргычтан алдым,су астында тиз генә кабыгыннан аралап,савытка салып куйдым(җебер өченгә) Иртән миксер белән тугыладым,1 аш калагы көнбагыш мае салдым,ярты чәй калагы чәй содасын уксус белән сүндереп салдым,югары сортлы,иләнгән он салып,кашык белән тугылыйм.Камырым каты булырга тиеш түгел,шулай ук йомшак та,савыт кырыеннан камыр үзе төшә башлаганчыга тикле тугыларга кирәк,үзенчә бер төрле тавыш бирә камыр(чалт-чолт килә)Камырны 20 минутлар тирәсе,өстен ябып ял иттерәбез. Камырны онлы кунага куеп,баулар тәгәрәтеп,бер формада кисәбез.Майда пешерәбез.Маебызга төшләрне салганда.май кайнар булырга тиеш түгел,май кайнар булса,төшләребез ярыла.Әкеренгә генә төшләр үзләре кабарып менәргә тиешләр.Болгата-болгата пешерәбез,төшләрне майдан иртә дә алмыйбыз,берсен алып карыйбыз,әгәр дә шиңмәсә,төшләр әзер дигән сүз!.Икенче тапкыр майга төшләрне салганчы,маебыз суынырга тиеш,кайнар булырга тиеш түгел,шул суынган майга ярты рюмка салкын су салып,төшләрне салып пешерәбез.Баллау өчен,бал,әз генә су,шикәр комы салып кайнатабыз,бик озак та кайнатмыйбыз.бармакка бармак ябешә икән.бал әзер. Төшләрегез уңсын,чәйләрегез тәмле булсын! #тәмлемарафон !!! Берук кап кайнар майга салкын су китереп сала курмәгез,суына төшкәч кенә!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!Маегыз ташыр,җыеп бетерә дә алмассыз!

Теги других блогов: рецепты кулинария тәмлемарафон